06-05-2026

Татарстанда «Кызыл китап»ка кертелгән ысылдавык аккош бер ишегалдына төшкән

Татарстанның Әгерҗе районында «Кызыл китап»ка кертелгән ысылдавык аккошны коткарганнар. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Кош шәхси йорт ишегалдына очып төшкән. Йорт хуҗабикәсе шунда ук Биологик ресурслар комитетына шалтыратып хәбәр иткән. Урынга ведомство белгечләре килеп, коншы караганнар һәм аның имгәнмәвен, ә хәлсезләнгән булуын ачыклаганнар.

Берничә көн дәвамында кошның сәламәтлеген күзәтеп торганнар һәм тулысынча сәламәт булуына инангач, аны райондагы сулыкларның берсенә җибәргәннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.