Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм артты
Татарстанда күп балалы гаиләләргә өлкән инвалид балалары 23 яшькә җиткәнче, аның белем бирү оешмасында белем алу-алмавына карамастан, социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.
Бу хактагы закон проектын Татарстан Дәүләт Советының егрем икенче утырышында кабул иттеләр. “Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә, өлкән баласы 18 яшькә җиткәнче социаль ярдәм чаралары күрсәтелә .
Бала мәгариф учреждениесенең көндезге бүлегендә укыган очракта, түләү 23 яшькә кадәр арттырыла”, – диде Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Шул ук вакытта ул 18 яшькә җиткән инвалид балаларның сәламәтлекләре начар булу сәбәпле еш кына көндезге бүлектә укый алмауларын һәм, яшьләренә карамастан, әти-әни тәрбиясендә булуын билгеләп үтте министр. Яңа закон әнә шундый гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





