27-02-2026

«Рамазан – изге гамәлләр ае»: бүген Казанда изге ай хөрмәтенә 30 нчы хәйрия автобусы йөри

Бүген, Рамазан аеның 9 нчы көнендә (27 февраль), изге җомга көнендә, Казанда хәйрия автобусы йөри. Бушлай автобусны тану бик җиңел: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылган, ә салоны шарлар белән бизәлгән.

Рамазан ае хәйрия маршруты беренче тапкыр 2023 елда Нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды башлангычы белән гамәлгә куелды һәм аны казанлылар яратып кабул итте. Акциянең максаты үзгәрми: җәмгыятьтә хәйриячелекне популярлаштыру, кешеләргә бигрәк тә Рамазан аенда игелекле гамәлләр кылуның зарурлыгы турында сөйләү.

Быел да әлеге күркәм башлангыч дәвам итә – “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында борт номеры 708 булган 30 нчы автобуста йөрү бер көнгә бушлай булачак. Хәйрия маршруты иртәнге сәгать алтыдан (6:00) кичке сәгать алтыга (18:00) кадәр Азинодагы “Дуслык” тукталышыннан Юдинодагы “Вокзал яны” тукталышына кадәр йөриячәк һәм 1200 кешене утыртып йөртәчәк. Фондның генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренчә, гадәти кондукторлар урынында “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре булачак һәм ислам диненең асылы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, шулай ук Татарстандагы хәйрия марафоны турында сөйләячәк.

Бүген автобуста барганда, шулай ук QR-код ярдәмендә авыру балаларга һәм мохтаҗ өлкәннәргә хәйрия ярдәмен күрсәтергә мөмкин булачак. Быел Фонд, гомумән алганда, 100 авыру балага һәм мохтаҗ өлкәннәргә акчалата ярдәм күрсәтергә ниятли.

30 нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар булуы белән үзенчәлекле. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге автобус иң озын маршрутларның берсе булып санала һәм анда халык һәрвакыт күп була.