Бүген Татарстанда 15 градуска кадәр җылыта
Татарстан территориясенә бик җылы һәм коры һава торышы килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Республикага аномаль җылылыкны көньяк һәм көньяк-көнчыгыш агымнары китерә. Нәтиҗәдә, тәүлекнең караңгы вакытында температура фоны тискәре булуга карамастан, уртача тәүлеклек температуралар нормадан биш-җиде градуска артып китә.
27 мартта, төбәк аша атмосфера фронты узачак – урыны белән ул яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда бозлавык сакланачак. Бер тәүлек эчендә ТРның аерым районнарында томан төшәчәк.
Бүген һава температурасы тәүлекнең караңгы вакытында -2...+3 градус, ә якты вакытта +7...+ 12 градус булачак. Урыны белән көнчыгышта термометр баганалары көндез +15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Ял көннәрендә Татарстанда антициклон тәэсире аркасында явым-төшем ихтималы аз.






