Татарстанда бер атна элек югалган баланы эзлиләр
- 21.05.2026 10:10
Казанда 12 майдан 15 яшьлек малайны эзлиләр. Бу хакта KazanFirst «Лиза Алерт» эзләү отряды мәгълүматларына таянып яза.
Инде бер атнадан артыграк вакыт буе үсмернең кайда икәнлеге турында белүче юк. Малайның буй озынлыгы – 170 см чамасы, куе коңгырт чәчле, коңгырт күзле.
Сары капюшонлы толстовка, кара төстәге джинсы, кара кроссовка кигән булган.
Үсмернең кайда икәнлеген белүчеләрдән 8-800-800-54-52 яки 112 телефонына шалтырату сорала.





