23-04-2026

2026 елның беренче чирегендә Татарстан бюджеты керемнәре 147,4 миллиард сум тәшкил иткән

2026 елның беренче чирегендә Татарстан тупланма бюджетына 147,4 миллиард сум акча кергән. Бу — гомуми еллык планның 22,2 проценты.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча республиканың финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсендә әйтте.

«Бюджетның үз керемнәре 135,4 миллиард сум тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда, бу — 4,7 миллиард сумга азрак. Вәзгыять гади түгел, киеренке. Кимүнең төп сәбәбе — узган елның беренче чиреге белән чагыштырганда табышка салым буенча түләүләр 13,6 миллиард сумга азрак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе салым органнары һәм тармак министрлыкларына әлеге вазгыятьне игътибар үзәгенә алырга, шулай ук Татарстан предприятиеләренә федераль структуралардан ярдәм чаралары алуда ярдәм итәргә кушты. «Картина бик үк юанычлы түгел. Әмма төп бурыч – безнең предприятиеләрне, эш урыннарын саклап калу һәм продукциябезне сату базарларын табу», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, бюджетны тулыландыру өчен иң мөһим чыганак – салым бурычы. Апрель башына ул 14,7 миллиард сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов бурычны киметү буенча эшне дәвам итәргә кушты.

Киңәшмәдә федераль акчаларны үзләштерүгә дә аерым игътибар бирделәр. «Агымдагы елның беренче чирегендә әлеге күрсәткеч 17,2 процент тәшкил итте, федераль акчалар буенча – 16 процент», – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, федераль үзәк белән килешүләрдә билгеләнгән күөсәткесләр тулысынча үтәлергә тиеш. Федераль финанслауның ирекле лимитлары барлыкка килгән очракта, Татарстан объектларын һәм чараларын илкүләм проектларга кертү буенча актив эш алып барырга кирәк, дип тә өстәде Татарстан Рәисе.