03-02-2026

Татарстанда IX сыйныфтан соң аттестатсыз да кабул итәчәк көллият-техникумнар билгеле

Яңа федераль закон буенча, IX сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханын тапшыра алмаган укучыларга да махсус урта һөнәри уку йортларында белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Республикада аттестатсыз кабул итәчәк 23 көллият-техникум билгеләнгән.

«Теге яки бу сәбәп буенча имтихан тапшыра алмаган һәм белешмә генә алган укучылар да эшче һөнәрләр буенча көллиятләрдә дәүләт хисабына бушлай укый алачак», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, гадәттә, белешмә белән генә чыгучылар күп түгел: кайсы елны – 11, кайсы елны 8 бала… Рәмис Мөҗипов йомгаклау аттестациясе дәвамында имтихан бирә алмаган балаларга сентябрьдә тапшырып карау мөмкинлеге бирелүен искәртте. Аттестат ала алмаган балаларның тагын бер елдан имтихан тапшырып карау мөмкинлеге бар.

Укучыларны аттестатсыз да эшче һөнәрләрне үзләштерергә кабул итәчәк көллиятләр түбәндәгеләр:

Арча агросәнәгать көллияте, Әлмәт Һөнәри көллияте, Баулы аграр көллияте, Алабуга политехник көллияте, Казан автотранспорт техникумы, Казан авиация-техник көллияте, Казан нефть химиясе көллияте, Казан сәүдә-икътисад техникумы, кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте, Кукмара аграр көллияте һәм башкалар.

Укучылар көнкүреш суларын чистарту аппаратчигы, төягеч йөртүче, буяучы, пешекче, тегүче, технологик компрессорлар машинисты, слесарь, эретеп ябыштыручы, тракторчы, электр җиһазларын төзәтү буенча электромонтер һәм башка һөнәрләрне үзләштерә алачак.