Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өч фән буенча БДИны яңадан тапшыра алачак
2026 елда Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар ике мәҗбүри фән һәм сайлап алынган бер предмет буенча БДИны кабат тапшыра алачак. Сенатор Айрат Гыйбатдинов «РИА Новости» агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, БДИны рус теле, математика һәм сайлап алынган бер дисциплина буенча кабат тапшырырга мөмкин.
«Чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге турында истә тотарга кирәк. 2026 елда укучылар 8 июль һәм 9 июль, яисә 4, 8, 25 сентябрьдәге резерв көннәрендә ике мәҗбүри фәнне (рус теле һәм математика) һәм бер фәнне яңадан тапшыра алачак», – дип билгеләп үтте парламентарий.
Сенатор искәрткәнчә, кабат тапшырган очракта, хәтта яңа балл түбәнрәк булса да, имтиханның алдагы нәтиҗәсе гамәлдән чыгарыла. Шуңа бәйле рәвештә, ул чыгарылыш укучыларын карарны уйлап кабул итәргә өндәде.
Моннан тыш, Гыйбатдинов БДИны кабат бирү югары уку йортларына документлар тапшыру вакытына йогынты ясарга мөмкин икәнлегенә дә игътибар юнәлтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.





