24-02-2026

Абхазия Президенты һәм ТР Рәисе Сухумдагы яр буендагы барган ремонт эшләре белән танышты

Абхазия Президенты Бадра Гунба һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кавказ иленең башкаласы Сухумда Диоскуров яр буенда барган ремонт эшләре белән таныштылар. Бу хакта Абхазиянең «Апсныпресс» агентлыгы хәбәр итә.

Яр буенда юлны чистарту һәм реконструкциягә әзерләү эшләре бара, дип билгеләп үтә басма.

Киңлеге бер километрдан артык булган яр буеның бу өлешен яңарту Татарстан хисабына башкарыла. Эшләрне быел – 2026 елның 1 июненә кадәр төгәлләү күздә тотыла.