Чирләүчеләр саны 400гә якынлаша: вакцинация уздыра башлаганнар
- 12.04.2026 00:35
Муром округы территориясендә суның зарарлануы сәбәпле (суүткәргечләрдәге суда икенче типтагы норовирус тапканнар) эчәк инфекциясе таралган.
Чир 375 кешедә табылган инде. Чирләүчеләр арасында – 188 бала. 70 кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә «Российская газета» Владимир өлкәсе хөкүмәте мәгълүматларына таянып.
Муром районы балалар хастаханәсенә 32 бала озатылган. Аларның хәле – уртача. Зурлар – 38 кеше – 2 нче район үзәк хастаханәсендә. Хәлләре – уртача. 235 кеше, шул исәптән 129 бала өендә дәвалана.
Округта вакцинация эшләре башланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.





